Баулы мәшульлек үзәге белгечләре авылларга бара

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Баулы шәһәре Халык Мәшульлеге үзәге белгечләренең күчмә бригадасы район авылларына барып хезмәт күрсәтә.

Күптән түгел белгечләр Исергәп, Покров-Урыстамак, Новозареченск, Салих, Шалты, Удмурт Ташлысы, Поповка, Татар Кандызы авыл җирлекләрендә булган. Алар гражданнарга эш эзләүдә ярдәм буенча консультацияләр биргән, мәшгульлек үзәгенең башка дәүләт хезмәтләрен алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткергән, мәсәлән, вакытлыча эшкә урнаштыру, психологик ярдәм, һөнәр сайларга булышу, эшсез гражданнарның үзмәшгульлегенә ярдәм итү хезмәтләре турында мәгълүмат бирелгән.

25 кеше яшәү урыны буенча кабаттан теркәлү узган.

Чыганак: bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International