Республикада беренче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Кичә Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәһәр Башкарма комитетлары тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Төрле районнарның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре азык-төлек белән сәүдә итте.

Ярминкәләр кояшның беренче нурлары белән башланып китте, ә иртәнге алтыда мәйданчыклар сатып алучылар белән тулган иде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкында ихтыяҗ зур, шуңа алар социаль әһәмияткә ия. Биредә ит, балык, сөт, май, бал, колбасалар, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр, шикәр комы, он һ.б. сатып алырга мөмкин. Хәләл продукция дә тәкъдим ителде.

Ярминкәләрне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары һәм АПК бүлекчәләре җитәкчеләре һәм министрлык белгечләре тикшерде. Алар тәкъдим ителгән продукциянең ассортименты һәм аңа бәяләр белән таныштылар. Моннан тыш, барлык продукция ветеринария хезмәтләре тарафыннан тикшерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International