27 мартка оператив фараз

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Иртәгә, 27 март көнне, болытлы, көндез аязучан болытлы көн көтелә. Кар һәм юеш кар, көндез яңгыр явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән урыны белән буран, бозлавык.

Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 6-11 метр, төнлә көчәйгәндә – 15-18 метрга кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы -4..+1, көндез максималь һава температурасы + 2 ...+7.

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International