19 март көнне Баулы шәһәренең 4нче гимназиясендә пенсинерлар арасында «Компьютер Land: «Өченче буын»-2019 ел» конкурсының 1нче этабы узды.
Конкурс, компьютерда эшләү тәҗрибәсе дәрәҗәсенә карап, ике категориядә үткәрелде. Анда 2018-2019 уку елында “Өченче буын университетында” “Компьютердан файдалану нигезләре” программасы буенча белем алган 18 кеше катнашты.
1нче тур нәтиҗәсе буенча конкурсның икенче этабында катнашу өчен 2 конкурсант билгеләнде, ул апрель аенда Казан шәһәрендә узачак.