Россиядә «гараж амнистиясе» турындагы закон әзерләнә

2019 елның 22 марты, җомга

Икътисадый үсеш министрлыгы гаражлар һәм аларны сатып алу тәртибе турында Федераль закон проектын эшләде. Закон кабул ителгәч, гаражларына документлары булмаган гражданнар аларны үз милке итеп рәсмиләштерә һәм алар астындагы җир участогын сатып ала алачак дип көтелә.

Закон проектын РФ хөкүмәтенә 2019 елның маенда кертү планлаштырыла. Законның үз көченә керү срогы – 2020 ел.

Әлеге вакытта гражданнар үз җир участокларында төзелгән шәхси гаражлар элеккечә “дача амнистиясе” буенча рәсмиләштерә, ягъни рөхсәт документларыннан башка гына. Хокук теркәү өчен техник план, шулай ук җир кишәрлегенә хокук билгеләүче документлар (әгәр җиргә хокук теркәлмәгән булса), Росреестрга (МФЦ аша) 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләргә кирәк.

Җир участоклары бирү турындагы документ булмаганда, гараж кооперативлары әгъзалары гаражларына һәм алар биләгән җир участогына милек хокукын теркәгәндә кыенлыклар туарга мөмкин.

Шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кергәнче дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрендә төзелгән гаражларны гражданнарга бирү механизмын билгели торган «гараж амнистиясе» турындагы закон кабул ителгәч, әлеге проблема хәл ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International