Ветеринария академиясен тәмамлап чыгучыларга хезмәт базарында ихтыяҗ зур

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

19 мартта  Ветеринария  академиясендә  «Карьера  көне» уздырылды. Чара Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белгечләре  белән берлектә  югары  уку  йорты  җитәкчелеге  тарафыннан махсус 4 һәм 5 курс студентлары  өчен   үткәрелде.     «Карьера  көне»  кысаларында  студентлар  булачак эш бирүчеләр – авыл  хуҗалыгы   товар җитештерүчеләре белән очраштылар, алар  үзебезнең  республиканыкы  гына түгел,  ә  башка төбәкләрдән дә  иде.    

Очрашуны  ачып, “Казан дәүләт ветеринария  медицинасы  академиясе” югары  белем  бирү  ФДБМУ ректоры    Рөстәм Равилов шундый  чараларның  бик әһәмиятле  булуын билгеләп  үтте,  алар  студентка булачак эш  урынын  ачыкларга һәм агросәнәгать комплексында  яшь белгечне беркетергә  ярдәм  итә,  диде  ул. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге  башлыгы    Наил Хәмидуллин павылда  яшь белгечләргә  ярдә м итү  программалары турында  сөйләде.    «Югары  уку йортын  тәмамлап,  авылга  яшь белгеч  буларак  эшкә  кайтучы   Министрлыктан  300 мең сумс  күләмендә   «подъемные»ала, шулай  ук  эш урыны  буенча  айлык  төп  хезмәт хакына ел  дәвамында ай  саен Россия  Федерациясе  территориясендә  хезмәт өчен минималь  түләү (МРОТ) күләмендә   (2019 елның 1 гыйнварыннан – айга  11 280 сум)  өстәмә  түләнә», - диде   Наил  Хәмидуллин.

Чарада  50дән артык  эш бирүче  катнашты, алар  арасында   «Ак Барс Холдинг» АҖ,   «Красный Восток» АҖ,   «Агросила Групп» (Агрокөч Төркемнәр) АҖ,   «Чаллы Бройлер» ҖЧҖ,   «Алтын Нива» ҖЧҖ,    Кайбыч районыннан        Кубня» АФ” ҖЧҖ,   Питрәч районыннан   «Әсән» ҖЧҖ,  «АК Барс  кошчылык комплексы» ҖЧҖ; Минзәлә районыннан   «Заиковский» ҖЧҖ,    Ютазы районыннан  «Агромир» ҖЧҖ,   Чирмешән районыннан   «Ильхан» ҖЧҖ, Баулы  районыннан    «Имекәй РМЭ ис. совхоз” ҖЧҖ,   «Кызыл Яр» ҖЧҖ, Арча районыннан  «Игенче» АФ” ҖЧҖ,     «Кырлай» АФ” ҖЧҖ,     «Кырлай агрофирмасы» ҖЧҖ, Балтач районыннан «Кызыл Юл» АХҖК,  Әлмәт районыннан «Н.Е. Такарликов”  ис. АҖ,    «Племзавод Семеновский» РМЭ” ЯАҖ,   «Племзавод Шайбулаковский» РМЭ” АҖ,  Арча районыннан  «Ак Барс агрокомплексы» ҖЧҖ,   «Көньяк сөтчелек  компаниясе» ҖЧҖ һәм башкалар  бар иде.   Алар  үз оешмалары  турында  җентекле  мәгълүмат  бирделәр, яшь белгечләр  өчен хезмәт шартлары,    вакансияләр һәм   перспективалар  турында  сөйләделәр.  

Республика авыл  хуҗалыгы  идарәләренең    ветеринария  берләшмәләре һәм вәкилләре  бюджет өлкәсендә  белегчләргә ихтыяҗ турында  сөйләделәр,  ә  шәһәр  ветеринария  хезмәтләре,   лабораторияләр, фәнни-тикшеренү    учреждениеләре  вәкилләре  үз өлкәләре  турында  сөйләделәр.    

Чыгышлардан  соң    студентлар    индивидуаль тәртиптә  эш  бирүче оешмаларның  вәкилләре  белән якыннан  аралаша   алдылар.  

 Ветеринария  академиясен тәмамлап  чыгучыларга   агросәнәгать комплексы өлкәсендә ихтыяҗ  зур.     Күпчелек  эш бирүчеләр  яшь белгечләрне  үзләренә  студент  елларыннан  ук  җәлеп  итәргә тырышалар.  

Шуны  әйтергә кирәк,  Академиядә, Министрлык  белән бергәләп, уку йортын  тәмамлап  чыгучыларны  эшкә  урнаштыру  буенча  зур  эш алып  барыла: ел  саен    «Карьера көннәре», конкрет эш бирүчеләр  белән  индивидуаль  очрашулар,  түгәрәк  өстәлләр  үткәрелә.  Бу  яшь белгечне белгечлеге  буенча беркетүгә генә  түгел, ә  яшьләргә, Академияне тәмамлап  чыгуга,  эшкә урнашырга һәм уңышлы    карьера  ясарга һәм тормышта  үз урынын  табарга  ярдәм  итә.   

Белешмә  өчен:

“Казан дәүләт ветеринария  медицинасы  академиясе” югары  белем  бирү  ФДБМУ - агросәнәгать комплексы өчен югары  квалификацияле  махсус  югары  уку  йорты,  ул    Татарстан  Республикасы өчен генә түгел, ә Россия  Федерациясе һәм ерак һәм якын  чит  илләр  өчен  дә  белгечләр әзерли.   

  Ветеринария   академиясен тәмамлап  чыгучыларга агросәнәгать комплексы өлкәсенең  хезмәт базарында  ихтыяҗ шактый  зур.  

Югары  уку  йортын  тәмамлап чыгучылар, ветеринария  табиблары,  эпизоотологлар,  технологлар, ветеринария-санитария  экспертлары  һ.б. булып,  үз теләкләре  белән  авыл  хуҗалыгы  оешмаларына  җибәреләләр.       

 2019 елда  209 белгеч  укып  чыга,  шул  исәптән:  

  •   «Ветеринария» белгечлеге  буенча  - 124;
  •   «Ветеринария-санитария экспертизасы» юнәлеше буенча  - 33;
  •   «Зоотехния» юнәлеше  буенча - 30;
  •   «Җитештерү технологиясе һәм  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  эшкәртү» юнәлеше  буенча   -  22.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International