Казанда яшь эшмәкәр (яңа эш башлаучы фермер) мәктәбендә укулар узды. Чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе оештырды.
Чараның төп максаты - эшмәкәрлек потенциалын практикада үстерү, үз бизнесларын башларга теләүчеләрне өйрәтү, крестьян-фермер хуҗалыгы өлкәсендә эшмәкәрлек эшчәнлеге нигезләренә өйрәтү.
Катнашучылар өч көн дәвамында хуҗалык эшчәнлегенә анализ ясадылар һәм КФХның үсеш перспективаларын эшләделәр. Соңгы көнне йомгаклау эшләрен тәкъдир итү булды, шуннан соң барысына да авылда бизнес-планлаштыру нигезләре буенча квалификация күтәрү турында сертификатлар тапшырылды.