Баулы ветеранын юбилее белән котладылар

2019 елның 1 марты, җомга

Баулыда гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны толы, тыл ветераны Сөембикә Зиннурова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны, өенә барып, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров тәбрикләде.

Яңа Шалты авылында күп балалы гаиләдә туып-үскән Сөембикә Зиннурова, шул чордагы яшьтәшләре кебек үк, бала чагыннан ук авыр тормыш арбасына җигелгән.

– Сугыш башлану белән безнең гаиләдән өч ир-ат яу кырына китте. Бер абыем, яраланып, япь-яшь килеш госпитальдә җан биргән, – дип сөйләде безгә ветеран. – Авылда ир-егетләр генә түгел, юньле ат та калмады хәтта. Аларны да сугышка алып бетерделәр. Ә урып-җыю, язгы чәчү кебек эшләр барысы да балалар, карт-коры җилкәсендә калды.

– Ни өчендер, мине кайда гына эшкә кушсалар да, кызлар белән түгел, ирләр белән куялар иде. Кыз бала булсам да нык, көчле идем, – ди ветеран. – Тик күпме генә эшләсәк тә, бер уч ярма да алып кайтырга ярамый иде ул вакытларда. Ашарга юк, ач идек.

 

Эш күп булса да, укырга, белем алырга кирәклеген аңлаган яшүсмер, авылда яхшы билгеләренә генә җиденче сыйныфны тәмамлый, соңрак Баулыга йөреп киномеханик һөнәрен үзләштерә.

– Ул вакытта шунда эшләүчеләргә тәүлегенә бер килограмм ипи бирәләр иде, анда барып укуым, эшләвем дә шуның өчен булды, – ди Сөембикә Зиннурова.

Соңрак ул “Туймазыбурнефть” , берничә елдан “Татнефть” оешмасында эшли башлый. Нефтьче булып эшләү дәверендә ул лаборант, монтёр һөнәрләрен дә үзләштерә. Сөембикә Зиннурованың 41 елдан артык эш стажы бар, шуның утыз елын ул нефтьче булып эшләгән.

Юбилее белән тәбрик итәргә килүчеләргә ветеран үзенең хезмәт юлын гына түгел, дөрес яшәү серләрен дә сөйләде. Ул гомере буе спортны үз иткән, чаңгы, тимераякта шуарга яраткан. Бүгенге көндә дә китапханәдән төрле темага китапларны кайтартып укый.

“Хезмәткә дан” сайтыннан кыскартылып алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International