Февраль аенда Баулы муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 21 бала теркәлде: 15 малай һәм 6 кыз. Шуларның 6сы – гаиләдә беренче, 7се – икенче, 4се –өченче, 2се – дүртенче, 2се – бишенче бала.
Тимур, Данис, Даниэль айның иң популяр исемнәре булган. Моннан тыш, ата-аналар яңа туган сабыйларын Аяз, Абдулла, Александр, Амаль, Иван, Кәрим, Кирилл, Мөхәммәднур, Родион, Гөлназ, Дарида, Илиза, Мила, Ралина, Устиния исемнәре биргән.