Баулы татар халык театры тамашачыны көлдерде дә, елатты да

2019 елның 1 марты, җомга

Кичә Татар Томбарлы авылы мәдәният йортында Баулы татар халык театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен күрсәтте. Премьера уңышлы үтте – тамашачылар коллективны басып алкышлады.

Пьесадагы вакыйга бала табу йортында бара. Әниләр холык-фигыльләре һәм тормыш тәҗрибәсе ягыннан бер-берсеннән нык аерылып тора. Менә шунда аларның берсе үз баласыннан баш тарта. Ана булудан баш тарту өчен тырнак очыдай сәбәп тә юк. Эгоизм, мин-минлек исәп-хисабы гына – бактың исә, бала тапкан әлеге хатынга унтугыз гына яшь...

Спектакль бүгенге җәмгыятьнең көнүзәк проблемаларын күтәрә. Аларның берсе – хатын-кызларның үз баласын тәрбияләргә теләмәве. Массакүләм мәгълүмат чаралары әледән-әле куркыныч хәбәрләр ирештерә: аналар балаларны теләсә кайда ташлап калдыра. Шушы проблеманы, аның сәбәпләрен артистлар зур осталык белән ачып бирә алдылар. Пьесадагы нечкә юмор тамашачыларны бер көлдерсә, күтәрелгән тема шул ук вакытта күңелләрен нечкәртеп тә җибәрде.

Спектакль бик кыска вакыт эчендә – ике айда әзерләнгән. Анда, нигездә, коллективның тәҗрибәле актерлары мәшгуль. Әсәрне сәхнәгә Фәридә Зыярова һәм Флера Хәсәнова куйган.

Татар Томбарлыда спектакль “Берлек” җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Җәләевнең иганә ярдәме белән күрсәтелде.

20 февральдә спектакль Мортаза авылында күрсәтелде, ә иртәгә, 2 мартта, “Әниләр һәм бәбиләрне” Кызылъяр авылы халкы карый алачак. Баулыда спектакль 7 мартта күрсәтелер дип көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International