БАУЛЫ УКУЧЫЛАРЫНА ХӘРБИ ФИЛЬМ КҮРСӘТЕЛДЕ

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Бөек Ватан сугышы һәм Икенче бөтендөнья сугышы турында кыска метражлы фильмнар Бөтенроссия яшьләр кинофестивале кысаларында Баулының 5нче мәктәбендә “Броневик” фильмы күрсәтелде. Фильмны 10нчы сыйныф укучылары карады.   Кыска метражлы 8 минутлык “Броневик” фильмын режиссер Вадим Канделинский төшергән. Фильмда 1942 ел турында бәян ителә. Кинолента укучыларны битараф калдырмады.   Фильмны карагач, алар фильм, сугыш, бабаларыбызның батырлыклары турында фикер алыштылар, ул чорны истә тотарга һәм сугышчыларыбыз батырлыгы белән горурланырга кирәклеген белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International