Баулылар, интернетта әйбер сатканда яки алганда сак булыгыз

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Интернеттагы кибеттән әйбер алганда еш кына алдан түләү сорала, моннан сайтларда эшләүче мошенниклар куллана. Алар сездән булмаган товар өчен түләргә мәҗбүр итәргә омтыла. Алдан түләү сорыйлар, моны вакыт кысанлыгы, башка шәһәрдә яшәү яки бик нык мәшгуль булуы белән аңлаталар. Реаль эшләүче интернет-кибетләрдән аермалы буларак, мошенниклар сатып алучыларга реаль контактларын, сату-алу килешүләрен яки килешүне раслаучы башка рәсми документларны бирми. Аванс җибәреп яки товарның тулы бәясен түләп, сатып алучы заказын барыбер ала алмый.

Сатучы белән аралашканда товарның сыйфаты, исәп-хисап ясау схемасы, аның бәясе шик тудырса, алыш-бирештән баш тартыгыз. Алдан түләү шарты белән товарны дистанцион сатып алганда акча югалтмас өчен, сатучы белән заказны транспорт компаниясе китергәч түләү турында килешергә, сатучыдан товарның реаль булуын берничә ракурстан төшерелгән фотосурәтләр белән раслауны сорарга; сатучының мәгълүматларын эзләү системалары аша тикшерергә була. Акчаны кесә телефонына күчерергә кирәкми – 90% очракта әлеге схемадан мошенниклар файдалана.

Сез күрсәткән товарны сатып алырга теләүче кеше акчаны бары банк карточкасына гына җибәрүен сораса, сагаерга кирәк. Авитодагы мошенниклар карта номерын, аның кире ягындагы яшерен мәгълүматны, гамәлдә булу срогын, СМС банкыннан килүче кодларны сорый. Еш кына андый намуссыз сатып алучылар товарның үзлекләре белән кызыксынмый, «резервлау» өчен алдан түләү тәкъдим итә, белдерүләр бастырылганнан соң ук шалтырата. Мошенникларның максаты –картага онлайн-банкинг аша керү һәм счетта булган акчаларны үзләштерү. Моның өчен түбәндәгеләрне сорарга мөмкиннәр: банкоматтан файдаланырга һәм телефон аша тапшырыла торган мәгълүматны кертеп, мошенникның инструкцияләрен үтәүне; СМС аркылы яшерен кодны  җибәрүне; «банк хезмәтеннән» шалтыраткан вакытта шәхси мәгълүматыгызны һәм карта кодларын хәбәр итүне. Счеттан файдалану мөмкинлеген алгач, мошенник дебет карточкасыннан алынган акчаларны гына түгел, ә банк билгеләгән лимит белән кредит алырга мөмкиннәр. Картага акча салу өчеен бары ФИО һәм карта номеры гына кирәк. Әгәр ниндидер өстәмә мәгълүмат һәм шәхси мәгълүмат сорыйлар икән – сез мошенникка юлыктыгыз дигән сүз! Бердәнбер искәрмә –бер банктан икенче банкка акча күчерү. Бу очракта түләүне гамәлгә ашыру өчен банкның тулы реквизитларын ярдәм хезмәте аша яки сезнең банкның якында урнашкан бүлекчәсендә бушлай белергә була.

Интернет-кибетләр аша товарлар сатуда һәм сатып алганда уяу булырга, мошенниклык фактлары булганда, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International