Ватан сакчысы көненә багышланган “Эшлекле пәнҗешәмбедә” укучылар Татарстан Республикасының Баулы, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары подполковник Халитов Илшат Назыйм улы белән очраштылар.
"Ничек морфлотка эләгергә, десантник булырга? Спорт ротасында хезмәт итеп буламы һәм бу очракта призывникка нинди таләпләр куела?». Бу һәм башка сораулар яңгырады хәрби комиссар белән очрашуда. Илшат Назыйм улы чыгышын кыскача автобиографиядән башлады. Ул хәрби эшчәнлекнең юкка гына сайланмавын, аның нәселендә хәрбиләр күп булуын билгеләп үтте. Очрашуда ул укучыларга хәрби белем алу мөмкинлеге турында да сөйләде.