ЕДВ 3 300 сум була аламы?

2019 елның 15 феврале, җомга

Пенсия яшендәге кешеләр айлык акчалата түләне (ЕДВ) 3300 сум күләмендә алырга мөмкин дигән мәгълүмат таралу сәбәпле, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә.

Соңгы вакытта Интернет челтәрендә эшләмәүче пенсионерларның санаториядә дәваланудан баш тарткан очракта компенсация алуы турында мәгълүмат еш күренә. Авторлар гражданнарны социаль яклау территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм ай саен 3 300 сум күләмендә акчалата түләүне рәсмиләштерергә чакыра:

"Әлеге түләүне рәсмиләштерү өчен пенсионерга территориаль социаль яклау бүлегенә паспорт белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар бушлай дәвалану хокукы файдаланылмавын тикшерәчәк һәм түләү алу өчен гариза язуны сораячак.

Гаризада пенсионерга банктагы исәп-хисап счеты номерын күрсәтергә кирәк. Әлеге түләү, кагыйдә буларак, гариза язганнан соң 30 календарь көн эчендә күчә".

Мондый эчтәлектәге хәбәрләр төрле мессенджерлар аркылы килеп ирешә.

Әмма федераль законнарда да, республика законнарында да мондый түләү каралмаган. Шуңа күрә бу мәсьәлә белән социаль яклауның территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Моннан тыш, беркайчан да  үзегезнең банк картасы реквизитларын, парольне һәм башка шәхси мәгълүматны чит затларга хәбәр итәргә ярамый.

Министрлык республика халкын уяу булырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International