Баулы урманчылыгы 2018 елгы эш турында хисап тотты

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә 2018 елгы эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар темасына җыелышлар уза.

Бүген Баулы урманчылыгында узган шундый утырыш эшендә ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов катнашты.

Җыелышта доклад белән урманчылык җитәкчесе-урманчы Марат Бикбулатов һәм урман хуҗалыгы директоры Вероника Башкирова чыгыш ясады.

Әмир Бәдертдинов учреждениеләр эшенә уңай бәя бирде. Ул хезмәткәрләрне урман законнарын бозуларны кисәтүгә контрольне көчәйтергә һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International