Бүген Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында балалар фольклор коллективлары фестиваленең гала-концерты узды. Чарада Баулы районы милли-мәдәни үзәкләре балалар фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.
Сәхнәгә чыкканчы, балалар зур эш башкарган: әдәбиятны өйрәнгән, гореф-гадәтләрне белгән өлкән яшьтәге авылдашлары белән очрашкан. Фестивальдә алар җырлар җырладылар, биеделәр, сәхнә күренешләре тәкъдим иттеләр.