"Язучы - натуралист Виталий Бианки"

13 февраль 2019 ел., чәршәмбе

8-нче февраль көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә, 3-нче сыйныф укучылары белән "Язучы - натуралист Виталий Бианки"  дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

Китапханәче укучыларны язучының кызыклы тормыш юлы белән  таныштырды, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады. Чара барышында укучылар В.Бианкиның ”Тычкан баласы Чи-Чи” хикәясенең эчтәлеге белән таныштылар, укыган буенча әңгәмә оештырылды.

 

http://www.bavly-cbs.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования