Баулы шәһәр суды ата кешегә кисәтү игълан иткән

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Баулы шәһәр суды карары белән әти  кеше балигъ булмаган балаларын тәрбияләүгә мөнәсәбәтен үзгәртү кирәклеге турында кисәтелде.

Әлеге хәлгә ирнең элекке хатыны дәгъва гаризасы сәбәпче булган. Ханым, ирнең балаларны тәрбияләү һәм аларны матди тәэмин итү белән шөгыльләнмәвен күрсәтеп, судтан аны ата хокукыннан мәхрүм итүне сораган.

Суд утырышында Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге вәкиле һәм прокурор дәгъва белдерүен хупламаган, дәгъва гаризасы вакытыннан алда бирелгән дип тапканнар. Суд дәгъва таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарткан.

Суд мондый карарны кабул иткәндә ата-ана хокукыннан мәхрүм итү соңгы чара булып торуы һәм аерым очракларда аннан мәхрүм итү турындагы дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тартырга һәм җавап бирүчене балаларны тәрбияләүгә карата үз мөнәсәбәтен үзгәртү кирәклеге турында кисәтү белән чикләнергә мөмкин икәнлегенә нигезләнде.

Суд карары белән ата-ана вазифаларын үтәүне контрольдә тоту опека һәм попечительлек органнарына йөкләнгән.

Баулы шәһәр суды сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International