"Хезмәтне саклау буенча бөтенроссия олимпиадасы – 2019"

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

      Хезмәтне саклау мәсьәләләрен пропагандалау, хезмәт иминлеге өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне тарату, хезмәтне саклау дәүләт системасының нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук эш урыннарында куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итүгә игътибарны җәлеп итү максатларында «АКТИОН-МЦФЭР» медиагруппасы хезмәтне саклау белгечләре өчен түләүсез бөтенроссия олимпиадасын үткәрә.

     Әлеге олимпиадада катнашу өчен www.olimpiada.trudohrana.ru сайтында теркәлергә (регистрация 2019 елның 28 февраленә кадәр ачык), хезмәтне саклауның төп мәсьәләләрен өйрәнергә һәм тест узарга кирәк. Баллар суммасы һәм сорауларга җавап бирү вакытына карап, рейтингта урын билгеләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International