1 февральдән айлык акчалата түләү (ЕДВ) – 4,3 процентка индексацияләнде.
Хәзерге вакытта Татарстан Пенсия фонды аны 340 меңнән артык федераль ташламачыга түли, шул исәптән инвалидлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башка гражданнарга.
ЕДВга керүче социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ) да 4,3 процентка индексацияләнгән. Исегезгә төшерәбез: НСУ алу хокукына ия федераль ташламачылар социаль хезмәтләрне натураль формада яки акчалата алырга мөмкин.