Баулыда "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасының төбәк чемпионаты финалы узачак

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

16-18 февраль көннәрендә безнең шәһәрдә "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасының төбәк чемпионаты финалы узачак.

Татарстанның иң яхшы мәктәп баскетбол командасы исемен алу һәм Идел буе федераль округы чемпионатында республика данын яклау хокукы өчен Буа, Кукмара, Аксубай, Спас, Баулы, Ютазы, Арча, Түбән Кама районнарыннан, шулай ук Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән егетләр һәм кызлар командалары көч сынашачак. Баулы районыннан 7нче мәктәп командасы катнашачак.

Чарага Россия баскетболы легендасы, Олимпия уеннары чемпионы, атказанган спорт мастеры Светлана Антипова килүе көтелә.

Уеннар сәгать 9.00 башлана, тантаналы ачу 11.00 сәгатьтә. Җиңүчеләрне бүләкләү 18 февральдә 17.30 сәгатьтә узачак. Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International