Баулының иң өлкән мәктәбе 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 10 феврале, якшәмбе

1нче мәктәпнең тарихы 1928 елда башлана. Ул шәһәрдә иң өлкән мәктәп. 1936 елда мәктәп урта мәктәп статусын алган.

90 ел эчендә мәктәпне биш меңнән артык укучы тәмамлаган. Алар арасында йөзләгән укытучы, инженер, төзүче, нефтьче, дистәләгән табиб, офицер, юрист, язучы, журналист, артист һәм фәнни хезмәткәр бар. Районда һәм шәһәрдә җитәкче урыннарны биләгән кешеләр арасында  да 1нче мәктәпне тәмамлаучылар шактый.

Мәктәп кунакларын бәйрәмчә бизәлеп каршы алды. Укучылар рәсемнәре һәм кул эшләре күргәзмәсен тәкъдим итте. Залда җыелучыларны мәктәп директоры Ландыш Кәлимуллина, район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Дарина Ганиева, Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Мохтасаров, күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ветераннар сәламләде. Бәйрәм җырлар һәм биюләр белән бизәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International