Урман массивында кечкенә спорт сөючеләр 500 метрдан 1 километрга кадәр, ә өлкәннәр бер километрдан 5 километрга кадәр йөгерде. Алар вертолет мәйданчыгында старт алды һәм финишка килде.
Традиция буенча иң яхшыларны медальләр һәм грамоталар белән билгеләп үттеләр, ә ГТО нормативларын үтәгәннәр тиздән алтын, көмеш һәм бронза значокка ия булачак.