Баулыда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эшчәнлегенә йомгак ясадылар

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Киңәшмәдә «Татэкспертцентр» дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе урынбасары Юрий Митюшкин катнашты. Ул Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы карамагындагы барлык районнар арасында төзелгән рейтингта Баулы районы 30нчы урында торуын билгеләп үтте.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының эше һәм 2019 елга бурычлар турындагы доклад белән Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева чыгыш ясады.

Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге  начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Илнур Шәрәфиев чыгыш ясады.

– Безнең районда 2286 тикшерү үткәрелде, алар барышында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше ачыкланды. 2060 литрдан артык исерткеч әйләнештән алынды, – дип хәбәр итте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International