Баулы кешесен мәҗбүри дәвалаячаклар

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Баулы шәһәр прокуратурасы Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибының Баулыда яшәүче 28 яшьлек З. туберкулёздан дәваланудан баш тарту факты буенча мөрәҗәгатен тикшергән.

Баулы шәһәр прокуратурасы матбугат төркеме хәбәр иткәнчә, тикшерү барышында түбәндәгеләр ачыкланган: гражданин З. Баулы үзәк хастаханәсендә узган елның март аеннан бирле үпкәсендә фиброз-кавер туберкулёзы авыруы диагнозы белән исәптә тора. Аңа ашыгыч рәвештә стационарда дәвалану таләп ителә.

З. тиешле дәваланудан баш тарткан, фтизиатрга тикшеренү узарга, Бөгелмәдәге туберкулёзга каршы диспансерга дәвалануга бармаган, бу исә башка гражданнар сәламәтлеге һәм тормышына куркыныч тудыра.

Баулы шәһәр прокуроры әлеге факт буенча гражданин З.ны туберкулёздан дәвалану узарга мәҗбүрирәвештә туберкулёзга каршы диспансерга салу турында административ дәгъва гаризасы белән Баулы шәһәр судына мөрәҗәгать иткән.

Баулы шәһәр суды прокурор таләпләрен канәгатьләндергән, гражданин З.ны тикшеренү һәм туберкулёздан дәвалану өчен мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салу карарын чыгарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International