Игътибар, конкурс!

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

“Хезмәткә дан” газетасы редакциясе кайчандыр үзегез яки берәр танышыгыз белән булган вакыйга, гыйбрәтле хәл турында иң кызыклы язмага конкурс игълан итә. 

Иң мөһиме – язмада сөйләнгән вакыйга башкаларга да кызыклы һәм гыйбрәт алырлык булырга тиеш. Казып карыйк әле хәтер сандыкларын.  Андый вакыйгалар адым саен бит, гадәттә, бер сөйлибез дә онытабыз. Газетада басылса, бәлки, күпләргә сабак булыр иде алар, катлаулы тормышта ялгышулардан саклар иде. Четереклерәк хәлләр турында язмаларда геройларның исемнәре һәм аларның яшәү урыннары  аталмаска яки үзгәртелеп бирелгә мөмкин. Автор үзе дә псевдоним астында, исемем редакция өчен генә, дип яза ала. 

 

Язмалар  рус һәм татар телләрендә, компьютерда 14 нче үлчәмдәге хәреф белән җыелып, өч биттән дә артмаска тиеш. Аларны редакциянең slava_trudu@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.  Компьютерда җыю мөмкинлеге булмаган укучыларыбыз өчен искәрмә ясап, язмаларны почта аша җибәрү яисә редакциягә китереп бирү мөмкинлеге дә калдырыла. 
Тәкъдим ителүче темалар:
1.    Чын күңлемнән рәнҗедем.
2.    Җәзасы дөньялыкта кайтты.
3.    Нахак сүз йөрәгемне ярды.
4.    Ул инде дөньяда юк, әмма аның мине бүген күрүен теләр идем.
5.    Беренче, җавапсыз мәхәббәтем.
6.    Ирекле, үзегез сайлаган тема.
Язмалар рус яки татар телләренә тәрҗемә ителеп, газетада тулысынча басылачак һәм өлешчә www.bavly.tat.ru сайтында биреләчәк.
Язмалары басылган очракта, авторлар 1000 сум күләмендә гонорар алачак. Ә конкурсның җиңүчесенә 3000 сум күләмендә акчалата бүләк билгеләнә. 
Конкурс 2019 елның 1 июленә кадәр дәвам итә. 
    
Редколлегия 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International