Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында 2019 елда Баулы шәһәренең нинди җәмәгать урыны катнашачак?

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Хөрмәтле баулылар, шәһәребезнең төзекләндереләчәк җәмәгать урынын сайлауда катнашырга чакырабыз. Халык сайлаган территория 2019 елда Россия Федерациясенең кече шәһәрләрендә һәм тарихи җирлекләрендә уңайлы шәһәр мохите булдыру проектлары конкурсында тәкъдим ителәчәк.

Әйтик, 1995 елда төзелгән Җиңү һәм Хезмәт даны паркы (Мәңгелек Уттан алып «Нефтьче» бассейнына кадәр) бүгенге көндә шактый искергән һәм хәзерге заман таләпләренә җавап бирми.

Тәкъдимнәрегезне район архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлегенең түбәндәге электрон почтасына җибәрүегезне сорыйбыз: bauly.arch@mail.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International