Баулылы наркотик саклаган өчен хөкем ителгән

17 гыйнвар 2019 ел., пәнҗешәмбе

Баулы шәһәрендә яшәүче 31 яшьлек Я. наркотиклар сатып алу, саклау өчен хөкем ителде.

2018 елның 30 августында Я., шәхси куллану өчен наркотик сатып алу максаты белән, Башкортстан Республикасының Октябрьск шәһәре янындагые Ык елгасы ярында билгесез заттан 0,41 грамм наркотик матдә сатып ала. 1200 сум акчаны интернет челтәре түләп куйган була. Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре эзләп тапканчы, наркотикны үзе белән йөртә.

Я. алдан тикшерү барышында һәм суд тикшерүе барышында үз гаебен тулысынча таныган.

Я. РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм аңа дәүләт файдасына 20000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

Баулы шәһәр прокуратурасы Татарстан Республикасы Баулы шәһәр судының карары белән ризалашты, дип хәбәр итә Баулы прокуратурасы матбугат төркеме.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования