Баулы районында Алтын туй

17 гыйнвар 2019 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Баулы районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Маркеловлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алтын- чисталык, абруйлылык, мәхәббәт һәм тугрылык символы булып саналган затлы һәм матур металл. Хөрмәтле юбилярлар Владимир Александрович һәм Валентина Ивановнаның тормышы да шундый матур һәм затлы.

Юбилярлар лаеклы хезмәт юлын уздылар. Владимир Александрович үз гомерен нефть тармагына багышлады. Намуслы хезмәте өчен 1996 елда аңа «Россия Энергетика министрлыгының Атказанган хезмәткәре " дигән югары исем бирелә. Валентина Ивановна бик сирәк һөнәр иясе, ул күп еллар сәгать остасы булып эшләде. Маркеловларның өч искиткеч балалары һәм биш оныклары бар.

Бу бәйрәм көнендә юбилярларны Баулы районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хуснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С. Т. Мурсалимова НГДУ «Бавлынефть» профсоюз комитеты рәисе Р. З. Муллаев, балалары, оныклары котлады. Мәдәният йорты солисты Т.Иванова матур җыр бүләк итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования