Баулыда изге суда кайда коенырга?

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Православие динендәгеләр 19 гыйнварда унике төп бәйрәмнең берсе – Крещениене билгеләп үтәчәк.

18 гыйнвардан 19ына каршы төндә һәм 19 гыйнварда көне буе изге суда коенырга махсус урыннар билгеләнә.

Баулыда суны изгеләндерү йоласы “Ак чишмә”дә уздырыла, шунда ук коену да мөмкин булачак. Ул тиешенчә җиһазландырылган. Серафим Саровский чиркәве настоятеле Владислав Паняев хәбәр иткәнчә, 18 гыйнварда якынча кичке сәгать җиделәрдә су изгеләндерелә. 19 гыйнварда 8 сәгать 30 минутта Серафим Саровский чиркәвендә бәйрәм гыйбадәте үткәрелә.

Изге суда коену урыннарында полиция, медицина хезмәткәрләре һәм коткаручылар кизү торачак.

 

bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International