Сираҗетдиновлар гаиләсен бриллиант туйлары белән котладылар

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Озак еллар бергә гомер иткән парлар — районыбыз горурлыгы. Шушы көннәрдә андый гаиләләр сафын Татар Кандызы авылында яшәүче Сираҗетдиновлар да тулыландырды.

60 ел бергә гомер иткән Зөлләрә Әлтаф кызы һәм Наил Сираҗетдин улы Сираҗетдиновларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр  буенча урынбасары Илмира Хөснуллина һәм гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Сиринә Мөрсәлимова өйләренә барып котладылар.

– Районыбыз тарихы сездәй кешеләр белән бай һәм матур. Сез яшь буынга матур үрнәк күрсәтеп, алтмыш ел бергә гомер итәсез. Сезгә алдагы көннәрегездә дә бәхет һәм парлы гомер телим, – диде Илмира Хөснуллина. Ул юбилярларга чәчәк бәйләмнәре белән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Сираҗетдиновлар гаиләсе, бриллиант пар буларак, районның почётлы гражданнары китабына кул куйдылар.

– Бүгенге көндә мин бик бәхетле. Әти-әниемнең тигез картлыгын күрергә насыйп булды. Мин аларга карап горурланам һәм сокланам, – ди кызлары Гөлсирин.

Зөлләрә апа белән Наил агай кунакларга үзләренең тормыш юлларын бәян иттеләр. Нинди генә сынаулар үтәргә туры килсә дә, сабырлык, бердәмлек, бер-берсен аңлап яшәү аларның тормыш девизы булган. Зөлләрә апа озак еллар колхозда төрле эшләр башкарган. Аңа терлекчелектә дә, басу-кырда да тир түгәргә туры килгән. Ә гаилә башлыгы гомере буе механизатор булып эшләгән.

– Тормышта нинди генә хәлдә дә иң беренче бер-береңә авырлык китермәскә, түзем булырга кирәк, – ди Зөлләрә апа.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International