“Динамо-Татарстан” командасы Төркиядә карда волейбол буенча Европа ярышларында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында икенче урын алган. Ир-атлар командалары составында баулылы Адель Каюмов та чыгыш ясый.
Адель Каюмов – Казан федераль университеты студенты, тренеры – әнисе, Баулы шәһәренең 2нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең волейбол тренеры Светлана Каюмова. Адель күп еллар төрле ярышларда район данын яклап катнашты. Хәзерге вакытта университет җыелма командасының әйдәүче уенчысы, спорт мастерлыгына кандидат.