Юлга кар чыгарган баулыларга штраф салыначак

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Шәхси йортларда яшәүчеләр, сәүдә нокталары хуҗалары үзләренең территорияләрен кардан арындырганда, аны машина юлына яки тротуарларга чыгара. Бу исә юлдагыларга кыенлык тудыра.

Шул рәвешле юлларда барлыкка килгән кар өемнәре юл-транспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин. Көтелмәгән тоткарлыкка юлыккан машина йөртүчеләр каршы як полосага чыгарга мәҗбүр була, нәтиҗәдә авария ситуациясе барлыка килә.

Шуңа күрә шәһәрдә административ комиссия вәкилләре юлга кар чыгару очракларын ачыклау рейдларына чыга башлады. Баулы шәһәр башкарма комитеты мәгълүматы буенча, автомобиль юлына кар чыгарган өчен административ җаваплылык һәм штраф каралган.

Кагыйдә бозган, кар өемнәрен автомобиль юлына чыгарган шәхси оешмалар яки шәхси йорт хуҗаларына административ штраф салыначак: гражданнарга – 5-10 мең сум, вазифаи затларга – 25 мең сум, юридик затларга 300 мең сум

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International