Яңа елдан Россия халкы нинди салымнардан азат ителәчәк?

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ташламалар елына 1,9 мең сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Салым буенча законнарга 2019 ел башыннан яңа төзәтмәләр үз көченә керә. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Россиядә пенсия яше ир-атлар өчен 65 яшь, хатын-кызлар өчен 60 яшькә кадәр артты. Салым буенча ташламалар исә элеккечә, ягъни ир-атлар өчен 60 яшьтән, хатын-кызлар өчен 55 яшьтән билгеләнәчәк.

Сүз милеккә, җиргә, кайсыбер районнарда транспортка салыма кагыла. Былтыр бу ташламалар бары тик пенсионерлар өчен генә гамәлдә иде. Быел исә пенсия яшенә үзгәрешләр керү сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин бу ташламаларны «искечә» пенсия яшендәгеләр өчен калдырырга тәкъдим итте. Шулай итеп, пенсиягә чыкканчы ук, салым ташламалары булачак.

Вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренчә, бу ташламаларны саклап калу пенсия яше алдындагы кешеләргә елына 1,9 мең сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Пенсия яше алдындагы кеше бер күчемсез милек объекты өчен салымнан азат ителә. Бу милек коммерция максатларында файдаланылмаска тиеш. Монда сүз фатир, йорт, яки аның бер өлеше, гараж, машина өчен урын, 50 квадрат метрдан кимрәк мәйданда хуҗалык корылмалары турында бара. Кешеләр кайсы милек өчен ташлама алырга теләвен алдан хәбәр итәргә тиеш.

Җир белән дә шундый ук хәл. Бер җир участогы салымнан азат ителергә мөмкин. Аның мәйданы алты сутыйдан артмаска тиеш. Әгәр җир алты сутыйдан артык булса, артык сутыйлар өчен салым түлисе була.

Транспорт өчен салымга килгәндә, олы яшьтәге кешеләр өчен федераль ташламалар юк. Ләкин төбәкләр бу ташламаны үзләре билгели ала. Транспорт салымына ташлама булган төбәкләрдә бер автомобиль генә салымнан азат ителә.

Салым буенча ташламалар алу өчен Федераль салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/ya-a-eldan-rossiya-khalky-nindi-salymnardan-azat-itel-/

Фото https://pixabay.com/

 

bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International