Баулы районында балалар бакчасы төзекләндерелә

2018 елның 29 декабре, шимбә

Татар Томбарлы авылы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар быел Яңа ел каникулларына башкаларга караганда иртәрәк чыккан. Биредә тәрәзәләрне алыштыру эше төгәлләнеп килә.

Әлеге вакыйгага балаларның ата-аналары, бакча хезмәткәрләре дә бик сөенгән. Чөнки агач тәрәзәләр җылыны сакламаган, ябыштырып җылытырга тырышуның да нәтиҗәсе булмаган.

Балалар бакчасының төркемнәр бүлмәләрендә һәм йокы бүлмәләрендә тәрәзә блокларын алыштыру Яңа елга кадәр төгәлләнергә тиеш. Әлеге эшләрне башкаруга 302 мең сум акча районның резерв фондыннан бирелгән.

 

http://bavly-tat.ru 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International