Баулы районында янгынга каршы махсус режим кертелде

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

2018 елның 20 декабреннән Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән Баулы районында янгынга каршы махсус режим кертелде, ул 2019 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Янгынга каршы махсус режим таләпләрен бозган өчен, административ закончалык нигезендә, штраф салына.

Янгынга каршы куркынычсызлык чарасы Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ел саен кертелә. Чөнки бу чорда пиротехника кулланучылар саны арта һәм, кызганычка каршы, петарда һәм фейерверклар янгыннарга, җитди җәрәхәт алуга һәм хәтта кеше үлеменә дә китерүе ихтимал.

Янгынга каршы махсус режим таләпләрен бозган өчен, административ закончалык нигезендә, штраф салына. Сатучыларга да, кулланучыларга да. Мәсәлән, пиротехниканы сертификатлары, куллану инструкцияләре һәм яраклылык срогы булмаган килеш сату, 18 яшькә җитмәгән кешеләргә һәм интернет аша (бу очракта сатучы юридик зат буларак рәсмиләштерелмәгән дә булырга мөмкин) сату закон бозу санала.

Вазифаи затларга – 15-30 мең сум, эшмәкәрләргә – 30-40 мең сум. юридик затларга 200-400 мең сум штраф каралган. Гади кеше петарда яки фейерверкны моның өчен каралган махсус урында кулланмаса, аңа 2-4 мең сум штраф салынырга мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР идарәсенең Баулы һәм Ютазы районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге начальнигы Игорь Барабанов “Хезмәткә дан” газетасына түбәндәгеләрне сөйләде:

  • Пиротехниканы һәм Яңа ел чыршысы өчен электр бизәү чараларын махсус кибетләрдән генә сатып алырга кирәк. Петарда һәм фейерверкларны бары инструкция буенча, махсус урыннарда гына куллану зарур. Быел Баулыда бу максатка өч мәйданчык билгеләнде: шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә (тынычлык һәм Беренче Май урамы киселеше) һәм Түбән Баулыда (“Ватан” яшьләр үзәге янында), “Нефтьче” стадионында.

Игорь Барабанов чыршыларны янмый торган уенчыклар белән генә бизәргә,  кулдан ясалган электр гирляндаларын катгый рәвештә кулланмаска киңәш итте. Күптән түгел Баулыда шундый гирлянда аркасында янгын чыккан.

Куркынычсызлык чаралары:

  • чыршыны сыйфатлы, куркынычсыз гирляндалар белән генә бизәргә кирәк;
  • Яңа ел чыршысы бизәге буларак мамык һәм ачык ут (мәсәлән, бенгаль утлары, шәм) куллану тыела;
  • электр гирляндалары белән бизәлгән чыршыны караучысыз калдырырга ярамый;
  • чыршы янында кечкенә балаларны үзләрен генә калдырмагыз.

 

Яңа ел бәйрәмнәрендә урамда куркынычсызлык кагыйдәләре:

  • сертификатлары булган петардалар һәм фейерверклар гына сатып алырга кирәк;
  • кешеләргә зыян килмәсен өчен, петарда һәм фейерверкларны парк һәм скверларның ачык мәйданчыкларында гына куллану зарур;
  • петарда һәм фейерверк фитильләрен яндырып җибәрүне балаларга һәм айнык булмаган кешеләргә ышанып тапшыру тыела;
  • сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен, һава торышына карап киенергә, төнлә урамда озак йөрмәскә кирәк;
  • тауларда һәм шугалакларда шуганда, куркынычсызлык техникасын һәрчак истә тоту зарур.

Куркыныч янаганда кая шалтыратырга?

112 – МЧС коткару хезмәте бердәм номеры;

01, 5-17-01 – янгын сагы, МЧС коткаручылары (кәрәзле телефоннан – 010);

(843) 227-46-96 – ТР Россия МЧС баш идарәсе ышаныч телефоны.

 

http://bavly-tat.ru/ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International