Урыссу бистәсендә КЭС-БАСКЕТ мәктәп баскетбол лигасының зона этабы төгәлләнгән.
Баулыдагы 7нче мәктәпнең баскетбол командасы ярышларда беренче урынга ирешкән. Спортчыларның тренеры – мәктәпнең физкультура укытучысы Руслан Хәмитов.
2019 елның 16-18 февралендә Баулыда уеннарның финалы булачак.