Баулыда Фәнис Яруллин елы тәмамлана

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

2018 ел Баулы районында Фәнис Ярулин елы буларак үтә. Аның кысаларында шәһәрдә һәм авылларда бик күп әдәби һәм мәдәни чаралар узды. Дүшәмбе көнне шәһәребезнең иң зур сәхнәсендә Фәнис Яруллин елына йомгак ясалды.

Сәхнәдә районда Фәнис Яруллин елын үткәрү инициаторларын, чараларны оештыруда актив катнашкан кешеләрне хөрмәтләделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина аларга район башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хатларын тапшырды. Район мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева иң актив эшләгән татар теле укытучыларын бүләкләде.

Бу көнне тамашачылар хөкеменә Татар Кандызы авыл мәдәният йорты каршында эшләүче татар халык театры Фәнис Яруллинның “Әнә килә автомобиль” пьесасы буенча куелган спектакльне тәкъдим итте.

bavly-tat.ru, Кадрия ГЫЙМАЗОВА, автор фотосурәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International