Баулыда начар күрүчеләр дә китап укый

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Бүген, 13 ноябрьдә, Халыкара сукырлар көне билгеләп үтелә. Начар күрүчеләр белән актив эшне Баулы районында үзәк китапханә алып бара. Биредә инде 19 ел буе “Надежда” клубы эшли. Ул аралашуга һәм күңелле ял итүгә мохтаҗ, уртак проблемалары булган кешеләрне берләштерә.

Баулы районында күрү буенча инвалид булган 150 кеше бар, аларның 80е – “Надежда” клубы әгъзасы. Милли әдәбият һәм сәнгать бүлегенең әйдәүче китапханәчесе, озак еллар клуб белән җитәкчелек иткән Зөһрә Миңгалимова безне клуб эшчәнлеге белән таныштырды.

–       Үзәк китапханә күрү буенча инвалидларның аралашу һәм мәдәни ял итү урыны булып тора. “Ак таяк” айлыгын уздыру көннәрендә аеруча актив эш алып барыла. Сукырлар көне һәм Инвалидлар көне уңаеннан да чаралар үткәрәбез, – дип сөйләде Зөһрә Миңгалимова “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесенә. –  10 ел элек, Татарстан муниципаль китапханәләрендә беренчеләрдән булып, безнең үзәк китапханәдә тифломәгълүмат үзәге (начар күрүчеләр өчен компьютер үзәге) ачылды. Бүгенге көндә тифлоүзәккә күрү буенча ике инвалид йөри, җиде кеше компьютерда эшләргә өйрәнде.

Компьютерда эшләргә өйрәтү дәресләре һәр кеше белән аерым үткәрелә, алар махсус программа буенча текст җыярга өйрәнә.

–       Безнең китапханә начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе белән хезмәттәшлек итә. Без аннан килешү нигезендә “сөйли торган” китаплар, Брайль шрифты белән китаплар, эре шрифтлы басмалар алабыз, – ди Зөһрә Фатыйховна.

Быел китапханәгә татар язучысы Шәриф Еникеевның Брайль системасы буенча нәшер ителгән китаплары кайткан. Татар һәм башка язучыларның компакт-дискларга яздырылган иң популяр китаплары да начар күрүчеләргә заманча проза дөньясына чумарга ярдәм итә.

Бүгенге көндә күрү буенча 53 инвалид китапханәгә йөри. Быел алар үзәк китапханәдән 657 китап алган. Шул исәптән, кассетада 82 аудиокитап, дискта 236 аудиокитап, 63 эре шрифтлы китап, 29 Брайль китабы, флеш-картада 247 китап бирелгән.

Җирле сукырлар җәмгыяте рәисе Ольга Лыкова – тумыштан күрү буенча инвалид. Ул “сөйли торган” китап укучы актив кешеләрнең берсе. Ольга Николаевна клубның начар күрүчеләр өчен бик кирәкле булуын әйтте.

–       “Надежда” клубы күрү буенча инвалидларны тернәкләндерүдә зур роль уйный һәм барлык эшчәнлек өлкәсендә ярдәм итә. Биредә төрле чаралар, уеннар, викториналар оештырыла. Начар күрүчеләр биредә китап укый яки тыңлый ала. Безнең “сөйли торган” компьютерыбыз бар, аны безгә төбәк сукырлар җәмгыяте бүләк итте. Безне компьютерда эшләргә өйрәтәләр. Бу хәзерге заманда бик актуаль, аны һәркем белергә тиеш.

Китапханәчеләр әйтүенчә, халыкның социаль яктан якланмаган катламы белән эшләү – бик кирәкле, мөһим эш. Әлеге эшнең уңышы моның белән шөгыльләнүчеләрдән тора. Әлеге эшчәнлектә профессиональ белемнәр генә җитми, мәрхәмәтле, сабыр, ярдәмчел булу мөһим.

Фото http://www.bavly-cbs.ru/

http://bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International