Ярышлар беренче тапкыр Баулы шәһәренең үзәк урамнарының берсендә узачак.
Ярышларда Казан, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Түбән Кама, Алабуга, Сарман, Урыссу, Туймазы, Бирск кебек Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләреннән командалар катнашачак. Җиңү өчен "Пегас" картинг клубы егетләре дә көрәшәчәк.
Ярышларны оештыручылар - «Яшьләр дөньясы» яшьләр үзәге һәм Баулы картинг-клубы.