Баулы районында 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала туу белән бәйле рәвештә бирелә торган айлык акчаны 26 хатын-кыз ала.
Әлеге түләүнең күләме 8490 сум тәшкил итә. Ул Россия гражданлыгы булган, ил территориясендә даими яшәүче, гаиләсендә кеше башына туры килә торган керем 13715 сумнан артмаган хатын-кызларга бирелә.