Профсоюздан грант отканнар

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

“Яшьләр дөньясы" яшьләр үзәге “ПРОФФ маршрут" проектын тормышка ашыруга дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәт күрсәтүе хезмәткәрләре гомумроссия профсоюзының Татарстан оешмасыннан грант откан.

Быел ТР профсоюзыннан грантны бары Баулы яшьләр үзәге коллективы гына откан. Проект кысаларында профсоюзларның әһәмиятенә багышланган концерт-танып белү программасы әзерләнәчәк, “Вектор” телестудиясе тематик ви-деороликлар төшерәчәк.

“ПРОФФ маршрут” проекты 4 июльдән башлана. “Ватан” яшьләр клубында узачак беренче этаптан соң, яшьләр командасы программаны Баулы районы авыл җир-лекләрендә күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International