Май аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 30 сабый теркәлде

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Май аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 30 сабый теркәлде:16-малай һәм 14 кыз. Шуларның 12 се гаиләдә беренче бала , 10 – икенче, 6 - өченче, 2-дүртенче бала булып туган.

Әти-әниләр балаларына Адель, Алан, Арман, Данил, Ибраһим, Рамзан, Роберт, Роман, Рәдим, Сергей, Сөләймән, Хәким, Тамерлан, Эмиль, Юрик, Азалия, Аделя, Асэлия, Арина, Алиса, Асель, Амелия, Ева, Мирослава, Полина, Рамина, Разалия, Самира, Снежана дигән матур исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага – 20 яшь, иң яшь әтигә ­­23 яшь, иң өлкән анага 43 һәм иң өлкән әтигә 48 яшь.

Бар гаиләләрне дә шушы матур вагыйгалар белән ихлас күңелдән котлыйбыз!


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International