Баулы игенчеләре чәчәләр, туфракны баеталар

2018 елның 18 мае, җомга

17 майга булган мәгълүматка караганда, район кырларында сабан культуралары планлаштырылган мәйданның 60 процентына чәчелгән.

Сабан бодае 4,9 мең гектарга чәчелгән (бу планның 55 процентын тәшкил итә), арпа  – 6,5 мең гектарга (планның 101 проценты).

Аграрийлар 4,7 мең гектар жирне парга калдырган, шул исәптән бер мең гектардан артыграк пар җиренә сидератлар чәчелгән. Чәчәк аткан вакытта сөрелгән сидерат яшел массасы туфракның уңдырышлылыгын арттыра.

 

http://bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International