Кемдер чүпли, кемдер җыештыра

2018 елның 18 мае, җомга

“Баулынефть” идарәсенең яшьләр комитеты инициативасы белән яшь нефтьчеләр өмәгә чыккан, 1нче скважина һәм терренкур территорияләрен җыештырган.

Яшьләр комитеты рәисе Максим Москвичёв сүзләренә караганда, алар мондый өмәне һәр язны оештыра. Бу юлы баулыларның яртакан ял урыннарын төзекләндерүгә егерме актив хезмәткәр өлеш керткән. Беренче скважинада эш аеруча күләмле булган. Анда газоннарны узган елгы коры үләннән арындырганнар, биредә ял иткән баулылар калдырып киткән чүп-чарны җыйганнар. Предприятие чүпне алып китү өчен махсус транспорт биргән.

 

http://bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International