Баулыда яшәүче хезмәт ветераны 90 яшен билгеләп узды

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Яшәү ямен хезмәттән табам һәм таптым, - ди, буген үзенең олуг юбилеен билгеләп узучы Энҗе апа Хәкимова.

Бар гомере фидакәр хезмәт белән узган юбиляр бүгенге көндә дә тик тора торганнардан түгел. Фатирына килеп керү белән чисталык, пөхтәлек бөркелеп тора. Төшерү төркеме килүгә чиксез шат булган ветеран иң беренче булып үзенең орден, медальләрен күрсәтте. Ә алар Энҗе апада шактый. 50 елдан артык хезмәт стажы булган Энҗе апа озак еллар Баулының нефть һәм газ табу системасында ягучы (кочегар) булып хезмәт куя. 
– Мин эшне яраттым, эш мине яратты, - ди юбиляр. Эш кешене ныгыта гына. Хәзер эшләмичә акча алырга тырышалар, монысы инде начар. Кеше бу доньяга кунакка гына килә диләр, ә ул кунакны сыйларга да кирәк бит әле. 
Бөек Ватан сугышы чорында үсмер кыз булган Энҗе апага үз иңнәрендә күпне күтәрергә туры килә. 
– Сугыш елларында менә шушы куллар эшләде инде, - ди тыл хезмәтчәне кулларын күрсәтеп. Авылда үгез белән сабан сөрдек, молотилкада эшләдек, көлтә бәйләдек. Без балаларны да күлмәк итәгенә төреп үстердек, бер нәрсә юк иде, хәзер барның да кадерен белмиләр. Кибеттә балалар тәмле конфетлар сайлыйлар хәзер, ә безнең ашарга юк иде, яз җитеп кайчан үлән чыгар дип көтә идек. 
Энҗе апа заманында эшендә генә түгел, йортында да уңган хуҗабикә була. 
– Чүпрә ясап гел ипине үзем салдым, хәзер дә сала алам, чәчем төшер дип куркам, - дип елмая ул. Төрле пироглар, каклар, кайнатмалар да ясый идем. Җәен җиләккә йорергә яраттым. Бер ничә ел элек кенә җиләккә йөрүдән туктадым әле, - ди ветеран. 
Энҗе апа тормыш иптәше Зиннур белән озак еллар матур гомер кичереп ике бала тәрбияләп үстерәләр. Зиннур абый гына берничә ел элек якты доньяны ташлап киткән. Бүгенге көндә ветеран берүзе генә гомер йомгакларын барлый. Энҗе апага социаль хезмәткәр ярдәм итеп тора. 
Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина килгән иде. Ул хезмәт ветеранына Президентыбыз Владимир Путинның котлау хатын тапшырды. Шулай ук котлау сүзләрен якын туганнарыннан башка, элек эшләп чыккан Баулы нефть идарәсе хезмәткәрләре дә җиткерде. 

http://bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International