Матбугат ветеранында кунакта

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов Баулы һәм Ютазы районнарына эш сәфәре вакытында ветераннарның өйләрендә булды.

Татарстан Республикасы Матбугат көне алдыннан Ирек Салихов Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин белән 90 яшьлек матбугат ветераны Зөфәр Абдуллинның өенә барып, аны Җиңү көне белән котлады, истәлекле бүләк тапшырды, җылы теләкләрен җиткерде, проблемалары белән кызыксынды. Ветеран кызы белән тора, ул депутатка әтисенең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, мәкаләләрен, аның турындагы язмаларны, гаилә фотоларын күрсәтте, “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Кара диңгез солдатлары” төркеме турында сөйләде.

Очрашу истәлеге итеп, Ирек Салиховка Зөфәр Абдуллинның “Кара диңгез солдатлары” китабы тапшырылды. Матбугат ветераны белән очрашу вакытында аның китабын нәшер итүдә иганә ярдәме мәсьәләсе күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International