Сезне чын күңелемнән язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Әлеге бәйрәмнең үз тарихы булса да, бүгенге көндә илебез халкының күбесе аны хатын-кызларга хөрмәт белдерү форсаты итеп кабул итә.
Кадерле әниләр, әбиләр, сеңелләр! Сез дөньяны матурлыкка, шәфкатьлеккә күмәсез, ә кыен вакытларда ныклык, сабырлык, зирәклек күрсәтәсез, якыннарыгызны тормыш мәшәкатьләренннән яклыйсыз. Сез гаилә учагын саклап кына калмыйсыз, ветераннарны, ялгыз яшәүче өлкәннәрне кайгыртып яшисез, районның социаль-икътисади үсешенә, яшь буынны тәрбияләүгә, белем бирүгә зур өлеш кертәсез. Районның күп кенә социаль учреждениеләре белән нәкъ менә хатын-кызлар җитәкчелек итә.
Күп балалы аналарга, ятимнәрне тәрбиягә алган аналарга, сугыш чорын кичкән батыр йөрәкле хатын-кызларыбызга аеруча зур рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Чын күңелемнән сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлык, гаилә иминлеге телим. Якыннарыгызның игътибарын тоеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. 8 Март белән!
Рамил ГАТИЯТУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы