Иң гүзәл бәйрәм алдыннан Баулы шәһәрендә Ивановлар гаиләсе барлыкка килде. Алар социаль челтәрләрдә таныша. Ике ел узгач, гашыйклар скверында Павел Риммага тәкдим ясый.
Яшь пар укуны тәмамлап нефть сәнәгатендә хезмәт итәләр.
Павел белән Римма Ивановларны гаилә корган көннәре белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Яшь гаиләнең бәхетле булуына ышанып калабыз!