Баулы районы игенчеләре каршында артистлар чыгыш ясый

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Артистлар ике тапкыр Кызылъяр хуҗалыгында, Бакалы кырларында һәм Николашкинода игенчеләренә рухи азык бирделәр.

– Безнең һәр килүебезне сагынып көтеп алалар, без чыгыш ясаган арада кырда эшләүче игенчеләр рәхәтләнеп ял итәләр, – ди Фәнүзә Айдагулова.– Яратмаслык та түгел, “Чишмә” ансамбле, җырчыларыбыз Гүзәл Юсыпова, Рәзинә Җәләева, Руслан Сәитов һәм Гөлнара Абдуллина, яшь баянчыбыз Рәзил Фәррәхетдинов - аларны райондашларыбыз беләләр, һәрберсенең чыгышын яраталар. Тик кырда кызу эш вакыты, концертны да тиз генә күрсәтергә туры килә.

Әле урып-җыю эше дәвам итә, артистлар үзләренең чыгышлары белән барлык хуҗалыкларда да йөреп чыгачак.

 


Индира Сәйфуллина, "Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International